Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтиенең гает вәгазен туры трансляция аша карап булачак
Трансляция 24 майда 6.30 сәгатьтә башланачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза бәйрәмен бары тик Галиев мәчетендә һәм Live форматында гына үткәрү турында карар кабул итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Гает мохитен һәр мөэмин-мөселман тоя алсын өчен, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин өммәткә бәйрәм вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк», — диелә хәбәрдә.
Гает вәгазенең турыдан-туры трансляциясен «ТНВ» телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм «Хозур ТВ» ның YouTube-каналы аша карарга мөмкин булачак. Трансляция якшәмбе көнне, 24 майда 6.30 сәгатьтә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз