Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары тел турында кайгыртырга чакыра
Телне саклау һәм өйрәнү тәкъдимнәре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыккан иде.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар телен саклау һәм үстерү, өйрәнү һәм өйрәтү буенча республикабыз халкына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерде.
“Бөек иҗади уңышларга ирештергән туган телебезне безнең милләткә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән. Шушы телебезне саклауда һәм балаларыбызга өйрәтеп калдыруда һәрберебез үзенең өлешен кертсә иде. Үз телебезне онытмыйча, аның киләчәге турында чын күңелдән кайгыртып яшәсәк иде”, – дип мөрәҗәгать итә ватандашларына Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
Исегезгә төшерәбез, моңа чаклы телне саклау һәм өйрәнү тәкъдимнәре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин да чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз