Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтиенә һәм митрополитына “Донорлык хәрәкәтенә ярдәм өчен” медале бирелде
Камил хәзрәт белән Феофанны Кан хезмәтенең Бөтенроссия форумында бүләкләделәр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга Россия медик-биология федераль агентлыгының "Донорлык хәрәкәтенә ярдәм өчен” медале тапшырылды. Бүләкләү тантанасы бүген Кан бирү хезмәтенең Бөтенроссия форумында узды.
Татарстан дини конфессияләр җитәкчеләренә медальләрне Россия медик-биология федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Максим Забелин тапшырды.
“Исламда кан доноры булу тыелмый, чөнки без кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклауга өлеш кертәбез. Аллаһ Тәгалә Коръәндә “Кемнедер үлемнән коткарган кеше бөтен кешене үлемнән коткаруга тиң диелгән”, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Форумда кунаклар һәм катнашучылар Кан хезмәте федераль программасы эше һәм донорлык җәмгыяте белән элемтә перспективалары буенча фикер алыштылар, шулай ук Россия Федерациясендә кан донорлыгы үстерү динамикасы мәсьәләсе каралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз