Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Женевада протоирей Михаил Гундяев белән очрашты
Мөфти Михаил Гундяевка нәзарәтнең Казан Епархиясе белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде
(Казань, 19 сентября, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиллегендә Швейцариянең “Рождество Богородицы” чиркәве рухание, протоирей Михаил Гундяев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге рәисе Марсель Сабиров, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты.
Мөфти Михаил Гундяевка нәзарәтнең Казан Епархиясе белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде. Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле дин вәкилләре катнашында уздырылган велоузыш, “Дуслык аллеясы” булдырылуы, мөселман һәм православие динендәге яшьләрнең бергәләп агачлар утыртуы кебек чараларны искә алды. Сөйләшү ахырында Камил хәзрәт әңгәмәдәшенә Татарстан мәчетләре һәм чиркәүләре фотосурәтләреннән торган китап бүләк итте һәм республикага кунакка чакырды.
Фотосурәт: dumrt.ru сайтыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз