Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Женевада: Казан Кремлендә чиркәү белән мәчет рәттән тора
Камил хәзрәт БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда дүртенче мәртәбә катнаша.
(Казан. 7 март, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния назәрәте матбугат хезмәте.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сессиядә чыгыш ясаган. Мөфти халыкара чарада дөньякүләм җәмәгатьчелеккә Россиядәге һәм төбәкләрдәге вәзгыять, кеше хокукларын саклауда Россиядә тормышка ашырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткергән. Аерым алганда ул, Татарстанда алып барылган динара һәм милләтара вәзгыятьне яктырткан.
Үзенең чыгышында хәзрәт: “Бүгенге дөнья глобаль, безне башка конфессия вәкилләрен борчыган проблемалар да борчый, чөнки алар мөселманнарга да кагылырга мөмкин. Мәсәлән, Европада исламофобия барлыкка килү. Без төрле, безне Аллаһы Тәгалә шулай төрле итеп яраткан. Без бу дөньяда бер йортта яшәгән кебек, шуңа күрә һәр сорауны тыныч юл һәм килешүләр нигезендә хәл итү мөһим. Татарстанга килегез һәм сез төрле диннәрнең үзара тату яшәвен күрерсез. Казан Кремлендә чиркәү белән мәчет рәттән тора. Яки иске татар бистәсендә мәчеттән ерак түгел яһүдләр мәктәбе эшләп килә... Бездәге тынычлык, татулык җитәкчеләр алып барган акыллы сәясәт нәтиҗәсе”, - дип сөйләгән.
Камил хәзрәт БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда дүртенче мәртәбә катнаша.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы, БМО — дөньяда тынычлык һәм иминлекне саклауны үз максаты итеп куйган халыкара оешма. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз