news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие үзенең дәресләренә йөрүчеләргә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Казанның Галиев мәчетендә һәр җомга саен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин дини дәресләр үткәрә.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ") Бүген Казанның Галиев мәчетендә кич белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы “Пәйгамбәребез намазы” дәресе үткәрелде. Бу дәрестә мөфти намазда кул күтәрү тәртипләрен аңлатты. Моннан тыш дин сабагына килүчеләргә зур бүләк әзерләнгән иде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръәннең яңа басмасы 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ике ел дәвамында әлеге эшне нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизлар башкарып чыкты. Яңа басма шушы көннәрдә генә кабаттан 5 мең данә тираж белән дөнья күрде. Бүген мөфти әлеге басма нөсхәләрен үзенең дәресләренә  йөрүче мөселманнарга бүләк итте.

Галиев мәчетендә мөфти дәресләре һәр җомга саен ястү намазыннан соң уздырыла. Киләсе дәрес 13 гыйнварда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100