news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары фәтвасына карата үз фикерен әйтте

Фәтва игълан итүчеләр шул территориядә булган вазгыятьне белергә тиеш, ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары фәтвасына карата үз фикерен әйтте
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан мөселманнары идарәсенең юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салган кеше булып санала дигән фәтвасына карата үз фикерен әйтте.

«Халыкның вазгыятен белмичә фәтва бирүче надан сыман. Ягъни бер җирдә фәтва бирер өчен, бу урында яшәргә кирәк. Алар бу фәтваны үз җирлекләренә карап биргәндер. Шуңа күрә моңа без бернинди бәя бирә алмыйбыз. Машина йөртү кагыйдәләрен бозып һәлак булуны суицид дип атап булу-булмауны андагы хәзрәтләрдән сорарга кирәк. Үзбәкстанда яшәсәм, мин дә бу фәтваны тыңлаган булыр идем», — диде ул.

Мөфти сүзләренчә, фәтваны көн кадагындагы сорауларга карап чыгарырга кирәк. «Без дә көн үзәгендәге мәсьәләләргә карап, Голәмәләр шурасы белән җыелып, төрле фәтвалар чыгарабыз. Бу — безнең вазифабыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы алдыннан.

Элегрәк Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итүен язган идек. Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, диелә фәтвада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100