Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие яшьләр парламенты белән эшлекле иртәнге аш уздырачак
Анда яшьләр сәясәте буенча парламент тыңлаулары йомгаклары, Иҗтимагый палата кысаларында дини хезмәткәрләрнең эшен алып бару мәсьәләләре каралачак.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 25 майда Татарстанның Мөселманнар диния назәратендә республика мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары белән эшлекле иртәнге аш оештырылачак. Бу хакта Татарстанның Мөселманнар диния назәрате сайтында хәбәр ителә.
Формаль булмаган очрашуда Татарстанның актив яшьләре мөфти белән 22 майда Дәүләт Думасында узган яшьләр сәясәте буенча парламент тыңлаулары йомгаклары, шулай ук дөньяви дәүләт шартларында дини институтларның эшчәнлеген, республиканың Иҗтимагый палатасы кысаларында дини хезмәткәрләрнең эшен алып бару, яшьләр мохитендә мөнәсәбәтләр төзү тәҗрибәсе һәм башка актуаль сорауларны кузгатачак. Моннан тыш, мөфти шәхси төсмердәге – үзенең шөгыльләре һәм тормыш тәҗрибәсе турындагы сорауларга да җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз