Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә
Камил хәзрәт Сәмигуллин Палестинаның Баш казые, Палестина Президентының дин эшләре буенча Киңәшчесе Мәхмүд Сәдки Әл-Хабаштан да котлау алган.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, үзенең ихлас теләкләрен республика мөселманнары башлыгына Палестинаның Баш казые, Палестина Президентының дин эшләре буенча Киңәшчесе Мәхмүд Сәдки Әл-Хабаш белдерде. “Аллаһы Тәгалә сезне һәм өммәтебезне иминлек, бәрәкәт белән бүләкләсен һәм Үзенең рәхмәтен ирештерсен”, – диелә казыйның рәсми хатында.
Камил хәзрәт Сәмигуллинга котлаулар шулай ук Казахстанның Баш мөфтие Сәрикбай хаҗи Ораздан, Халыкара ислам миссиясе рәисе Шәфикъ Пшихачевтан, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллаһшөкер Пашазадәдән, Ханты-Мансийский автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовтан, Казан мэры Илсур Метшиннан һәм башкалардан килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз