news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

«Без бүген дулкынланып, санаулы сәгатьләрдән соң, кояш баю белән үк Рамазан аен каршы алачакбыз», - ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бу көннәрдә мөэмин-мөселманнарның калебләре мөбарәк, изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан шатлык-сөенечләр белән тулы. Без бүген дулкынланып, санаулы сәгатьләрдән соң, кояш баю белән үк Рамазан аен каршы алачакбыз. Барыгызны да зарыгып көтеп алынган әлеге олы вакыйга белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Төнге күк йөзендә калыккан яңа ай безне Аллаһы Тәгаләгә ураза тоту, Коръән уку, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылу аша якыная алуыбыз турында хәбәр итәчәк. Рамазан аенда Яралтучыбыз безгә бәһасез мөмкинлекләр бүләк итә: Ул Җәннәт ишекләрен ача һәм Җәһәннәм капкаларын яба, безнең изге гамәлләребезне күп тапкырларга арттырып яза һәм алар өчен безгә зур әҗер-саваплар бирә, шайтан коткысыннан азат итә…

Шулай итеп, Раббыбыз Үзе үк мөселманнарга мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Чынлыкта исә, Рамазан ае — тәүбә кылу, үз холкыңны төзәтү, гөнаһларыңнан котылу, истигъфар (гафу ителүен) сорау өчен яхшы мөмкинлек!

Кызганыч, мөбарәк Рамазан аен быел без күңелсез вакыйгалар шартларында каршылыйбыз. Илебез, республикабыз һәм бөтен дөньяны зур афәт басты — кешеләр арасында, аларның яшенә һәм милләтенә, диненә, дөньяви карашларына һәм матди хәленә карамыйча, коронавирус инфекциясе тарала. Эпидемиянең бөтен Җир шары буйлап сибелгән дистәләгән мең корбаннары һәм аларның саны көн саен арта баруы безгә бу дөньяның фанилыгы һәм һәркайсыбызга Яралтучыбыз алдында кылган эшләр өчен җавап бирәсе турында искә төшерде.

Җирдәге вакытлыча тормыш — мәңгелеккә юл ул, ә көндәлек мәшәкатьләр һәм сынаулар — аңа әзерлек булуына күп кеше төшенде. Әмма коронавирус һәм җәмгыятьтән читләшү чаралары тормышыбызга күп үзгәрешләр кертсә дә, ураза тотарга, игелекләр эшләргә, ихлас гыйбадәтләр кылырга комачауламый! Киресенчә, аларны тиешенчә башкару эпидемияне җиңәргә ярдәм итә алыр иде.

Шул гыйбадәтләрнең иң кыйммәтлесе — ураза. Ул ризыктан һәм судан тыелып тору гына түгел, ә рухи яктан чистарынуга — көнләшүдән һәм ачу йөртүдән ерак тору, үзеңнең нәфесеңне тәрбияләү, эчке дөньяңны камилләштерү, изгелек кылырга омтылу дигән сүз. Коръәндә әйтелгән:

«И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып,) тәкъвалык ияләреннән булырсыз!» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 183-нче аять). Ә хәдистә болай диелә: «Кем дә кем Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап ураза тотса, аның моңа кадәр булган гөнаһлары ярлыканыр» (әл-Бохари, Мөслим).

Ураза ул җанны пакьләү булса, төнге гыйбадәтләр — намазлар һәм Коръән уку — күңел бизәге. Билгеле булганча, Рамазан — ул шулай ук Коръән иңгән ай да әле, димәк, бу айда Кәлам Шәрифне укырга һәм өйрәнергә кирәк. Әмма аны укыганда безнең максатыбыз Аллаһының Сүзләре буенча фикер йөртү һәм аларның мәгънәсенә төшенү икәнлекне онытмаска тиешбез. Аллаһы безгә бу хакта әйтә:

«Рамазан ае — аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай)» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 185-нче аять).

Мөхәммәд Пәйгамбәр  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) шулай дип өндәгән: «Коръән укыгыз, чөнки ул, дөреслектә, аны укыганнар өчен Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр» (Мөслим). Ул тагын болай дип тә әйткән: «Коръәннән укыган һәрбер хәреф өчен изгелек языла, ә һәрбер изгелек унга тапкырлана. Мин „әлиф“, „ләм“, „мим“ бер хәреф дип әйтмим; „әлиф“ — аерым хәреф, „ләм“ — аерым хәреф һәм „мим“ аерым хәреф» (әт-Тирмизи).

Күргәнегезчә, Коръән укый белү — мөселман өчен зур бәхет, ул мөэмин бәндәнең калебен Кыямәт көненә кадәр нурландырачак.

Хөрмәтле мөселманнар! Аяныч, ничек кенә сагынсак та, әмма быелгы Рамазан аенда билгеле сәбәпләр аркасында безгә кардәшләр белән ифтарларда, мәчеттәге тәравих намазларында очрашуларны чикләргә туры киләчәк. Аның каравы шушы күркәм йолаларны без гаиләләребез белән башкара алабыз. Моннан тыш, алда безне йокысыз гыйбадәт кылу төннәре, изге гамәлләр көтә…

Рамазан аеның һәрбер мизгеле кыйммәт һәм үз эченә бәһасез бүләкләрне ала. Аллаһы Илчесе  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип нәсыйхәт биргән: «Әгәр минем өммәтем Рамазан ае үз эченә никадәр саваплар алганын белсә, аның ел буе дәвам итүен теләр иде». Шулай булгач, бергәләшеп җыелыша алмасак та, Рамазан ае безнең йөрәкләрне берләштерсен, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән коткарсын, безне юмарт, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтсен, эпидемияне җиңәргә ярдәм итсен.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлык мөселманнарның ихластан кылынган изге гамәлләре, уразалары, намазлары һәм догалары кабул булуын сорап дога кылам. Раббыбыз барыбызны да бәла-казалардан һәм авырулардан сакласын һәм Татарстанның һәр гаиләсенә, һәр йортка тынычлык, иминлек насыйп итсен! Әмин», диелә мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100