news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие VIII Саматов укуларында татар телен белүнең әһәмияте турында сөйләде

“Телне саклау – Раббыбызның амәнәте”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар теленә һөҗүм барган вакытта татарча аралашу бик мөһим”, - дип белдерде бүген VIII Саматов укуларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Берәр начар вакыйга булып, кешегә кан салу кирәк булганда, беркайчан да игъланнарда “безгә татар каны яисә урыс каны кирәк” дигән язулар күрмибез. Бары тик резус-фактор языла. Игътибар итсәк, башкалардан бер аермабыз да юк кебек, ләкин Аллаһы Тәгалә безне татар итеп яратты. Раббыбыз безне милләтләргә бүлеп бар итте, бу аның амәнәте булып чыга. Бу, бер-берегезне таныр өчен, диелгән. Ислам динендә милләтләр төшенчәсе юк, димәде Аллаһыбыз. Барыгызны да татар булып бар иттем дип әйтә”, - дип фикерләрен җиткерде Камил хәзрәт.

Мөфти үзе белән булган бер вакыйга турында сөйләде. “Без Иранда зур конференциядә катнашкан идек. Анда Сирия мөфтие үзләрендәге вазгыять турында сөйләп, кызып китеп, “кем бомбалар ата – алар бүгенге татарлар” дип әйтте. Гарәпләрдә бер фикер бар: татарларның килүе – Кыямәт галәмәте. Алар китаплардан укып, монголлар турында уйлый. Согуд Гарәбстанында булганда, “сез татарны җимергән татарларданмы” дигән сорау ишеттем. Мәзәк итепме, мыскыл итепме – аңлап булмый, ләкин шундый сүзләр йөри гарәпләр арасында. Мөфти мине күреп, “мин бит Россиядән килгән татарлар турында сөйләмим, алар бүтәнчәрәк”, ди. Конференция тәмамлангач, минем янга килеп, “ачуланмагыз, мин сезнең турыда сөйләмәдем, уйламыйча гына әйттем” ди. Җавап буларак, “шөкер, татар булуыма мин бик шатмын, ләкин шул ук вакытта, мин пәйгамбәребез белән сугышкан гарәпләрдән түгел икәнлегемә Аллага шөкер” дидем. Без бит пәйгамбәребез белән сугышмадык, алар сугышты”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Вазгыятебезне күрәсез: татар телебезгә һөҗүм бара. Бу вакытта татарча аралашу бик мөһим. Бу безнең Раббыбызның амәнәте. Без аны сакларга тиеш булабыз. Татар телендә сөйләшү дә үзенә күрә гыйбадәт булып санала, чөнки Мәрҗани дә динебезне саклый торган өч әйбер турында әйтә: тел, милли кием, гореф-гадәт. Телебездә сөйләшсәк, динебезне дә саклый алабыз. Россиядә мөфтиләрнең 80 проценты татарлар бит. Имамнар да шулай. Самара, Себердә, кая гына барсаң – татарлар”, - дип белдерде республика мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бер мисал китерде. “Мәсәлән, бер автобуста 40 кеше утырса, 38 кеше башка милләттән, 2 чечен булса, алар акырып чеченча сөйләшәләр. 38 татар була торып, 2 рус яисә башка милләт кешеләре утырса, аларга ярыйм дип, русча аралашабыз”, - ди мөфти.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100