Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие урынбасары: республикада татар телен өйрәнергәме-юкмы дигән сорау -абсурд
“Без татар телен онытсак, оныкларыбыз да безне онытачак”, - ди Мансур хәзрәт.
(Казань, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин татарстанлыларны һәм бөтен татар халкын татар телен өйрәнергә чакыра. Тел мәсьәләсендә үз фикерен ул видеомөрәҗәгатьтә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
“Бүгенге көндә Татарстанда татар телен өйрәнергәме-юкмы дигән сорау кискен тора - бу абсурд һәм нонсенс. Без гасырлар буе моңа бардык, гасырлар буе халкыбыз дус яшәде һәм татар теле берәүгә дә комачауламады. Татарларга ул туган телендә матур һәм яхшы аралашу өчен бик кирәк”, - дип билгеләп үтә Татарстан мөфтие урынбасары үз мөрәҗәгатендә.
Мансур хәзрәт мөселманнарны туган телләрен сакларга өнди. “Без татар телен онытсак, оныкларыбыз да безне онытачак”, - ди Мансур хәзрәт.
Моңа кадәр республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук туган телне кадерләргә өндәп шулай ук видеомөрәҗәгать.юллаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз