news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын үткәрде

Җомга вәгазен мөфти изге Коръәннең фазыйләтләренә багышлады.

Татарстан мөфтие Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын үткәрде

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Изге җомга көнендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә, хотбә укып, җомга намазын үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга вәгазен мөфти изге Коръәннең фазыйләтләренә багышлады. Мөфти Коръәндә барлык сорауларга җавап булуын, галәмнәрдә ни бар — барысы турында хәбәр ителүен, кешелек турында бөтен мәгълүматның монда бирелгәнлеген билгеләп үтте, диелә нәзарәт хәбәрендә.

«Динебезнең асылы — Коръәндә. Мәзһәбебез дә, юлыбыз да, икътикад та шушы китаптан чыгарга тиеш», — диде мөфти. Калган барлык китаплар шушы төп китапны аңлау өчен язылуын, калган гыйлемнәрнең Коръәнне аңларга ярдәм итүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot