news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Уфада Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан

Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барган.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга эшлекле сәфәр кыла. Ул Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чарада сүз хакимият һәм мөселман дини оешмалары арасындагы үзара эшчәнлекне ныгыту хакында барган. Шулай экстремизм кебек Россия өчен гомуми проблемалар хакында фикер алышканнар.

Бу очрашуның төп темасы: “Мөселманнар арасында экстремизм үсешенә каршы тору һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә мөселман җәмгыятьләренең радикальләшүен кисәтүдә ислам мәгарифе роле” булган.

Әлеге җитди сөйләшүдә мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашкан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100