news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие туган телләрне саклау турында Путинга петицияне хуплады

Камил хәзрәт Сәмигуллин ватандашларны Россия халыкларының туган телләрен укытуны саклау өчен мөрәҗәгатьне якларга чакыра.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телләрне саклау турында Путинга юлланган петицияне хуплаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

"Мәктәптә туган тел укытылырга тиешме-юкмы? Бүген туган телнең киләчәк язмышы һәм дәрәҗәсе буенча мәсьәлә шундый рәвештә карала. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “тел проблемасын” зур борчулар белән күзәтеп барабыз һәм татар халкының милли бөтенлеген, туган телен саклауга хезмәт итәргә омтылабыз.

Бөек Ш.Мәрҗани язып калдырган: “Ислам динен сакларга өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”. Ә Коръән-Кәримдә болай диелгән: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 нче аять). Бу аятьтә күренгәнчә, халыклар бер-берсен танып, баетып, өйрәнеп яшәргә тиеш һәм аларның һәрберсе Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән милли үзенчәлекләргә ия, ә туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, телебезне югалтсак – Раббыбызның әмерен үтәмибез булып чыга. Хакыйкатьтә Аллаһының хикмәте бөек: әгәр туган телең булмаса, ничек итеп киләчәк буыннарга үз милләтеңнең рухи-идеологик һәм мәдәни-әхлакый кодын тапшырырга мөмкин?

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклауга юнәлтелгән шактый чараларны тормышка ашырып бара. Әмма бу мәсьәләгә системалы якын килү таләп ителә һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш.

Хөрмәтле ватандашлар! Мин Сезне мәктәпләрдә РФ халыкларының туган телләрен өйрәнүне саклау Мөрәҗәгатен хуплап чыгарга һәм change.org сайтыннан “Туган телләргә каршы законга юл юк” петициясен табып, теркәлеп, аңа кул куярга чакырам. Туган телебезне саклауда өлеш кертү өчен интернет аша тавыш бирегез!

Телләр югалуын булдырмый калу өчен иң мөһим чара – аны мәгариф системасына кертеп җибәрү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телләр күптөрлелеге белән таныштыру, башка халыкларның мәдәнияте аша үз мәдәниятеңне тирәннән өйрәнү мәктәптә башкарылырга тиеш.

Һәм, ниһаять, иң мөһиме – гомеребезнең иң авыр мизгелләрендә без ярдәм сорап, гөнаһларны ярлыкауны көтеп Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итәбез. Һәм без моны туган телебездә башкарабыз! Чөнки йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, туган телдә укылган дога бөек көчкә ия була. Туган телебезне саклыйк, мөхтәрәм дин кардәшләрем!" диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ихтыяри өйрәнү закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең өч республикасы - Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100