news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады

Ветераннарны олылау 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз, диелгән котлау сүзләрендә.

Татарстан мөфтие татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады
архив

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Җиңү көне белән котлый. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"9 май – илебездә яшәүче һәр кеше өчен әһәмиятле һәм истәлекле көн, без аны зур хис-кичерешләр белән каршы алабыз һәм һәрвакытта да Бөек Ватаныбыз фронтларында геройларча көрәшкәннәрнең, тылда хезмәт иткәннәрнең, сугыштан соңгы елларда илебезне торгызганнарның батырлыгын хөрмәтлибез", - ди мөфти. 

Мөселманнарның Ватаныбызга ихластан бирелгәнлекләре турында 1942 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлев чыгарган фәтва раслый, анда нигездә түбәндәгеләр әйтелә: “Без, Советлар Союзында яшәүче Ислам галимнәре һәм дин эшлеклеләре, барлык мөселманнарны сөекле Ватаныбызны һәм мөселман дөньясын бердәм булып Герман фашистларыннан сакларга чакырабыз”.

"Әгәр Бөек Ватан сугышы фронтларында мөселман кешесе үз гаиләсен, кардәшләрен һәм йортын фашистларның коллыгыннан коткару нияте белән Аллаһ өчен көрәшкән булса, ул шәһид киткән булып санала һәм аңа Раббыбыздан күп саваплар бирелә. Чөнки Кәлам Шәрифтә болай диелгән: "Аллаһы юлында үтерелгәннәрне үлеләр дип санама. Юк, алар тере. Раббылары хозурында ризыкланалар".

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Ветераннарны Ватаныбызны саклауда күрсәткән каһарманлыклары өчен олылау һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерү – 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бит болай дигән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган – Аллаһыга да рәхмәтле түгел”.

Барлык ветераннарны Бөек Җиңү көне белән тәбриклим һәм Аллаһыдан Ватаныбызны, балаларыбызны, оныкларыбызны сугыш дәһшәтеннән саклавын, ә ветераннарны Үзенең рәхмәте белән бүләкләвен сорыйм. Аларга ныклы сәламәтлек телим. Раббыбыз тынычлык, иминлек һәм үзара ихтирамлылыкны барлык халыкларга, илләргә, һәрбер йортка һәм гаиләгә иңдерсә иде. Әмин!" - диелгән котлау сүзләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100