Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие татарларны халык санын алганда бердәм булырга чакырды
Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан үткәргән вәгазендә милли бердәмлек мәсьәләсен күтәрде.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме уңаеннан уздырган вәгазендә милли мәсьәләләргә тукталды. Балалар бүген туган телдә сөйләшмәсә, иртәгә үзләрен татар дип тә танымас, дигән фикерен белдерде.
«Юкка гынамы Корбан гаетендә чалынган малның өчтән бер өлеше туганнарга бирелә? Һичшиксез, Ислам татарларга да милләт булып сакланырга ярдәм итте. Аллаһ милләтләрне саклагач, безнең үз милли йөзебезне, телебезне югалтырга хакыбыз бармы? Бүген балаларыбыз туган телдә сөйләшмәсә, иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар. Аннан, татар булмагач, мәчеткә дә килмәсләр», — диде мөфти.
Камил Сәмигуллин Мәрҗани сүзләрен искә алды: «Диндә булмаса да, милли кием, милли тел һәм милли гореф-гадәт динне саклый», — дип әйтеп калдырган галим.
Мөфти Россиянең күпләгән милләтләр өчен туган йорт булуын әйтте. «Халыкларның бер-берләрен хөрмәт итеп яши белүләре — олы казаныш. Кызганычка каршы, шушы күркәм вәзгыятьтә дә кызларны хиҗаб киюдән тыючылар табыла», — диде Сәмигуллин.
Камил хәзрәт Сәмигуллин тиздән халык санын алу башланачагын да искәртте. «Татарлар үзләрен татар һәм мөселман дип яздырырмы? Мөселманнарның тавышы шул чакта ишетерлек һәм ышандырырлык булып яңгырарга тиеш. Менә безгә тагын бер сынау», — диде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз