news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Татарча сөйләшү модада булса, ул беркая югалмаячак

“Без булган әйбернең югалуына юл куярбыз микәнни?” – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Татарча сөйләшү модада булса, ул беркая югалмаячак
Султан Исхаков

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Күп нәрсә үзебездән дә тора, аралашсак, татарча сөйләшү модада булса, тел беркая китмәячәк”, дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Туган телләрне укытуны саклап калу турында фикерләрен бүген ул журналистларга “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясеннән соң әйтте.

“Бу - юка материя, бу юнәлештә һаман эшләргә кирәк. Ничек кенә булмасын, без һәрвакыт Шиһабетдин Мәрҗани сүзләрен искә төшерәбез. Безнең өчен бу ориентир. Ул динне саклый торган өч әйбер булуын әйткән: милли кием, традицияләр һәм милли тел. Без мәчетләрдә өч айлык курсларны төгәлләдек. Уңышлы тәмамладык дип саныйм. Вакытын ике тапкыр арттырмакчы булабыз. Кешеләргә җитмәде, ким дигәндә алты ай өйрәнергә телибез, диләр”, - дип белдерде Камил хәзрәт һәм бу эшнең дәвам иттереләчәген әйтте.

Мөфти күп нәрсәнең үзебездән торуын билгеләп үтте. “Нәрсә генә булса да, мәчетләр һәрвакыт ачык. Барлык мәчетләрдә татар теле укытыла. Җомга вәгазьләре үткәрелә. Үзебездән дә тора. Аралашсак, татарча сөйләшү модада булса, ул беркая китмәячәк. Яһүд телен алыйк, ул онытылып беткән иде диярлек, активистларның кечкенә генә төркеме 1904 елда тел мәсьәләсе буенча беренче конференция уздыра һәм 1905 елда милли мәктәп ачалар. Алар булмаган әйберне торгыздылар, ул аралашу теле дә түгел, дини дога кылу теле иде, алар югалган диярлек әйберне торгыздылар. Без булган әйбернең югалуына юл куярбыз микәнни?” – дип Диния нәзарәте рәисе туган телләрне укыту мәктәпләрдә калырга тиеш дигән фикердә булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100