Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Таҗетдин Ялчыгол каберен яд итте һәм галим рухына багышлап дога кылды
Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәйгә эшлекле сәфәр кылды
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәйгә эшлекле сәфәре кысаларында район имамнары җыелышында катнашты. Әлеге җыелыш яңа ачылган “Тынычлык” мәчетендә үткәрелде.
Җыелышны район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов алып барды. Башка имамнар исә мөфтине авыл мәчетләрендә алып барылган эшләр белән таныштырдылар. Проблемалары хакында җиткерделәр, ниятләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар шәхсән Камил хәзрәткә һәм ТР МДНә үзенчәлекле “Шура” журналын чыгарган өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Кварталга бер тапкыр нәшер ителә торган дини альманах татар имамнарының өстәл китабына әйләнде. Вәгазь үрнәкләрен, күп сандагы дини темаларны яктырткан мәкаләләрне, гыйбадәт кылу тәртипләрен һәм милли, фәнни язмаларны, рухи мирас саналучы дини хезмәтләрне үз эченә алган журнал дини эшчәнлек алып баруда ярдәмлек булып торуы билгеләп үтелде, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Имамнар җыелышында танылган татар дин галиме, тарихчы Таҗетдин Ялчыголга багышланган укуларны өченче мәртәбә үткәрү кирәклеге турында да сүз булды. Мәгълүм булганча, Зәйнең җәмигъ мәчете күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме исемен йөртә. Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы 14 елын шушы төбәктә уздырган һәм җәсәде Зәйнең Имәнлебаш авылына җирләнгән.
“Хәзрәтнең рухи мирасын саклау гаять мөһим. Ул Төркиядә дә яшәп алган, әмма бу хакта әле тикшерелмәгән. Ялчыголның мирасын әле безгә шактый өйрәнәсе бар. Киләсе буыннар аның хакында белсеннәр өчен китапларын кабатлап-кабатлап бастырырга кирәк”, - дип сөйләде имам-мөхтәсиб.
Камил хәзрәт Зәйгә сәфәре кысаларында Таҗетдин Ялчыгол каберен яд итте һәм галим рухына багышлап дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз