news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Төркия Премьер-министрын Кол Шәриф мәчете белән таныштырган

Бинали Йылдырым Татарстанга эш сәфәре кылды.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасына эш сәфәре кылды. Хөрмәтле кунак һәм Төркия Республикасы делегациясе Татарстан Прездиденты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кол Шәриф мәчетендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алып, мәчет белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100