news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Төньяк Кавказ дини лидерларының II конгрессында катнашты

Ул “Җирдә иминлекне һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны”дип исемләнгән

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Махачкалада “Җирдә иминлекне һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны”дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессы үтә. Чара Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов дини лидерлар белән очрашу үткәрүе каралган иде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров катнаша.

Дагстан башлыгы үзенең чыгышында Төньяк Кавказ һәм Россиянең башка төбәкләрендәге дини лидерларның җәмгыятьне рухи яктан сәләмәтләндерүдә һәм яшь буында әдәп-әхлак принципларын тәрбияләүдә зур эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар каршында Дагстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев чыгыш ясады. Ул Төньяк Кавказ һәм Россия мөфтиләре арасында дустанә мөнәсәбәт урнашу турында әйтте. “Бу Конгресска бер-беребезне күрү һәм җылы мөнәсәбләргә бәя бирү өчен генә булса да җыелырга була. Баз барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән илебезгә тынычлык һәм иминлек сорыйбыз. Аеруча Кырымда тынычлык урнашу турында дога кылабыз,” – диде.

Дин әһелләре Дагстан башлыгына конгресста катнашу мөмкинлеге һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

“Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип аталган конференциядә Камил хәзрәт үзенең чыгышында мөселман өммәте тарган төрле проблемаларны хәл итү өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп узды. Ул Төньяк Кавказ мөфтиләренең Россия ислам фәннәре академиясен төзү тәкъдимен хуплап, бу эшнең әһәмиятле булуын ассызыклады. Шулай ук мөфти хәзрәтләре бердәм рәвештә Рамазан ае башлану һәм тәмамлануны бер көнгә билгеләү кирәклеге турындагы фикергә кушылуы хакында әйтте.

Татарстан мөфтие Дагстан дин әһелләренә нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты чыгарган татар дин әһелләре китапларын бүләк итте, диелә ТРМДН хәбәрендә.

Конференциядә фикер алышулар тәмамлангач, катнашучылар резолюция кабул иттеләр. Әлеге рәсми документта Россиянең традицион конфессияләре динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, изгелеккә, гаделлеккә чакыруда зур көч булуы хакында әйтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot