news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019"да 10 чакрымлык араны йөгерде

Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты.

Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019"да 10 чакрымлык араны йөгерде
dumrt.ru

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрымлык араны йөгерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты. Стартка җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр һәм профессиональ спортчылар чыкты. Аларга 1,5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләр тәкъдим ителде.

  • Республикабыз мөселманнары башлыгы "Казан марафоны"нда инде берничә тапкыр катнашты. Мисал өчен, 2019 елның 5 маенда узган марафонда ул 42,2 км араны уңышлы йөгереп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot