news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Түбән Камадагы яңа мәчет нигезенә беренче таш салачак

Иман йорты нигезенә таш салу тантанасы 2 декабрьгә билгеләнгән.

Татарстан мөфтие Түбән Камадагы яңа мәчет нигезенә беренче таш салачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камадагы яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашачак. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Иман йорты Студентлар һәм Гайнуллин урамнары чатында калкып чыгачак. Аның нигезенә таш салу тантанасы 2 декабрьгә билгеләнгән.

Мөфтидән тыш, тантанада Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән имам-мөхтәсибләр, йөзләгән дин тотучылар катнашачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, архитекторлар мәчетнең проектын төзегән вакытта Әфганстан, Гыйрак, Иран һәм Урта Азиядә сакланып калган беренче 1000 еллык ахырындагы борынгы иман йортларын нигез итеп алган.

Мәчет төзелеше өлешчә дин тотучылар күчергән акчага алып барылачак. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов Түбән Кама мөселманнарын иман йортын торгызуда актив катнашырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100