news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Түбән Камада "Нур" мәчетен ачуда катнашты

Мәчетне проектлауга һәм төзүгә 10 елга якын вакыт һәм 60 миллион сумнан артык акча киткән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ). Бүген Түбән Камада "Нур" мәчетенең рәсми ачылышы булды. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук район һәм якындагы мөхтәсибәт вәкилләре, шәһәр һәм республика рәсми затлары, иганәчеләр һәм җирле халык катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Изге Коръәнне укудан башланды. Аннары район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәчет төзелү тарихы турында сөйләде. Хәзрәт сүзләренчә, "Нур" мәчетенең төп үзенчәлеге шунда ки, аның проектын практика узучы мөселманнар эшләгән, ә җәлеп ителгән архитекторлар түгел. Шуңа күрә аны төзегәндә дин вәкилләренең бөтен теләкләре исәпкә алынган. Билгеләп үтик, мәчетне проектлауга һәм төзүгә 10 елга якын вакыт һәм 60 миллион сумнан артык акча киткән.

Татарстан мөфтие түбәнкамалыларның төбәктә исламны ныгыту һәм үстерү эшендә бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте, җирле мәхәллә кешеләренә, меценатларга һәм хәйриячеләргә искиткеч мәчет төзелешендә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин "Нур" мәчете төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Республика Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бүген үзенчәлекле вакыйга һәм мәчет һәрвакыт нур, кешеләр һәм бәрәкәт белән тулы булсын дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина да кушылды.

Чараның рәсми өлешеннән соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь укыды. Чара катнашучыларның күмәк намазы белән тәмамланды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100