Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Түбән Камада эш сәфәре белән булды
Очрашуда 400 кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзү мәсьәләсен карадылар.
(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камада эш сәфәре белән булды. Аны шәһәрнең имам-мөхтәсибе һәм Татарстан мөфтиенең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов каршы алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ул районда дини вазгыять һәм Рамазан ае уңаеннан Түбән Камада үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.Мөфти район башлыгы Айдар Метшин һәм имамнар белән аралашты. Очрашуда 20 имам катнашты. Сөйләшү ифтарда табын артында да дәвам итте.
Очрашуда катнашучылар шулай ук Түбән Каманың 35нче микрорайонында яңа мәчет төзү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Эскиз проекты белән Камил хәзрәтне Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Айдар Метшин таныштырдылар. Мәчет 400 кешегә исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз