news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен куллануны тәкъдим итте

«Без — татар дин әһелләре — җәмгыятьтә ислам турында хөкем сөргән тискәре фикерне үзгәртә, милләттәшләребездә дини-милли үзаңны уята алмасак, Рамазанны ураза тотмыйча заяга уздырган шикелле, 1100 еллыкка әзерлек вакытын да бушка уздырган шикелле булачакбыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия форумы пленар утырышында башка төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.

«Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без — татар дин әһелләре — җәмгыятьтә ислам турында хөкем сөргән тискәре фикерне үзгәртә, милләттәшләребездә дини-милли үзаңны уята алмасак, Рамазанны ураза тотмыйча заяга уздырган шикелле, 1100 еллыкка әзерлек вакытын да бушка уздырган шикелле булачакбыз», — диде мөфти.

Бу җәһәттән ул Диния Нәзарәтенең үз тәҗрибәсен уртаклашырга әзер булганын әйтте. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстан мөфтияте татар телендә беренче онлайн-мәдрәсәсен эшләтеп җибәрде. Проект мәчет каршындагы курслар программасына нигезләнеп эшләнде һәм мәчетләре булмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга дини белем алырга ярдәм итә», — диде Камил хәзрәт.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан. Аңа шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус мобиль кушымта аша да «кереп» укып була. «Татар мәдрәсәсе» дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да күчереп алырга мөмкин. Болар барысы да бушлай!» — диде мөфти.

«Татар-мөселман мәктәпләрен булдыру буенча да мөфтият зур тәҗрибә туплады. Бүгенге көндә Татарстанда Әлмәттә „Нур“ мәктәбе, Алабугада „Ихсан“ мәктәбе, Балтачта малайлар өчен „Ярдәм“ мөселман пансионаты эшли. Чиратта — тагын Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре. Татар-мөселман мәктәпләрен ачу тәртибен без сезгә күрсәтергә һәм консультация бирергә әзер», — дип белдерде Камил хәзрәт.

Мөфти фикеренчә, Россия университетларында һәм фәнни үзәкләрдә татар дини-илаһият мирасын өйрәнүне дә кертеп булыр иде. «Нәзарәттә 2013 елдан бирле Darul-kutub.com дип исемләнгән бушлай электрон китапханә эшли. Аның белгечләре Казанда 1918 елга кадәр чыккан китапларны эзләп табып, аларны электрон версиягә күчереп сайтка куя», — дип әйтте.  Соңгы 4 ел эчендә китапханә фонды 1200 иске китап белән тулыландырылган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук, «Даруль ифта» мөселман call-үзәге, «Хозур ТВ» мөселман телеканалы, «Азан» мөселман радиосы турында искәртте. «Хозур ТВ» телеканалының сигналын без, әгәр дә ихтыяҗ булса, төбәкләргә бушка җибәрәбез. Сезгә бары тик кабельле телевидение операторлары белән багланышларны алып барырга гына кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100