news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короленә “Казан басмасы” Коръәнен бүләк итте

Коръән Согуд Гарәбстаны Короленә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында яздырылган диск итеп тә бүләк ителә.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Саудка шәхсән үзе “Казан басмасы” Коръәнен бүләк итте. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына интервьюда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде.

Искәртеп үтик, “Казан басмасы” Коръәне – татар халкының горурлыгы. Изге китап беренче тапкыр Екатерины II указы нигезендә 1787 елда Санкт-Петербургта басылган. Берничә ел узгач, аның шрифтлары Казанга китерелеп, шуннан бөтен илләргә “Казан басмасы” булып тарала (“Казан Коръәне”).

Шулай ук Согуд Гарәбстаны Короленә Коръән Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында яздырылган диск итеп тә бүләк ителә. Бу Россия ислам тарихында беренче проект.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100