news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие сайлауларына беренче кандидат - Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим ителде

Аны Казанның Совет районы мөхтәсибәте тәкъдим итте.

 (Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Котдус" мәчетендә Совет районы имамнары җыелышында Совет районы мөхтәсибәтеннән Татарстан мөфтие вазыйфасына беренче кандидат тәкъдим ителде. Ул - хәзерге Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Беренче кандидат бер тавыштан хупланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте.

Искәртеп үтәбез, Диния нәзарәтенең соңгы пленум утырышында мөфти вазыйфасына кандидатларга карата таләпләр билгеләнгән иде. Мөфти, мөфтинең беренче урынбасары, Баш казый вазыйфаларына дәгъва кылучылардан гаризалар 13 февральгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100