news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие сайлауларда катнашты

"Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде", - ди мөфти.

Татарстан мөфтие сайлауларда катнашты
dumrt.ru

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, Мөхәррәм аеның 9 көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде.

"Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot