news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Санкт-Петербургта Россия һәм Азәрбайҗан ислам бергәлеге турында сөйли

Мөфти “Россия – Азәрбайҗан: тынычлык, хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә конфессиләр арасында диалог һәм ислам бергәлеге” халыкара конференциядә катнаша.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия – Азәрбайҗан: тынычлык, иминлек, хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә конфессиләр арасында диалог һәм ислам бергәлеге” дип исемләнгән бердәм халыкара фәнни-дини конференциядә катнаша.

Конференция Санкт-Петербург шәһәрендә Кавказ мөселманнары Идарәсе, Дини берләшмәләр белән эшләү буенча Азәрбайҗан дәүләт комитеты, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Шәрык кулъязмаларын өйрәнү инситуты тарафыннан уздырыла.

Форумга әлеге оешмаларның җитәкчеләре, Азәрбайҗан, Россия, чит ил дәүләт һәм дини структура вәкилләре, танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Шул исәптән, Санкт-Петербург губернаторы - Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров, Азәрбайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Полада Бүлбүл Оглы, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Өммәханов, Кавказ мөселманнары Идарәсе рәисе Аллаһшөкер Пашазадә, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы һәм Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев һәм башкалар катнаша.

Җыелган кунаклар алдында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзләрен җиткерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100