news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие, самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, кайгы уртаклашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Илебездә зур кайгы - 71 кешенең гомерен өзеп, самолет һәлакәткә дучар була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч фаҗигада туганнарын, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Йөрәкләргә үткән авыр хисләрне җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз аларга көч һәм түземлек бирсен. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак". 

"Татар-информ" Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100