Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Сәйдә Аппакованы «Бердәмлек» медале белән бүләкләде
Камил хәзрәт Сәйдә абыстайга Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында дөнья күргән Коръән басмасын, татар телендә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» , «Алты бармак» басмаларын, «Пәйгамбәрләр тарихы»н, үзенең Ислам диненә багышланган хезмәтләрен бүләк итте.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кичә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә, «Тәртип» радиосында «Тузмый торган бүләк» тапшыруы авторы һәм алып баручысы, дин әһелләре булган хөрмәтле нәсел вәкиле Сәйдә Аппакованы Нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.
ТР Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда Сәйдә абыстай Камил хәзрәткә үзенең дин юлындагы гамәлләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Хәзерге вакытта Сәйдә абыстайның тормыш юлын һәм бай эш тәҗрибәсен (әдәп-әхлак дәресләре, вәгазьләре) чагылдырган басма әзерләнә. Ул Камил хәзрәткә әлеге китапны бастыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт аның бу тәкъдимен хуплап каршы алды.
Шулай ук Камил хәзрәт Сәйдә абыстайга Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында дөнья күргән Коръән басмасын, татар телендә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» , «Алты бармак» басмаларын, «Пәйгамбәрләр тарихы»н, үзенең Ислам диненә багышланган хезмәтләрен бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз