news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан мөфтие: Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларны Раббыбыз кабул итүен сорыйбыз
Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстанның беренче президентының хәләл җефете рухына багышлап дога кылачаклар.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга намазыннан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шакир кызы рухына багышлап, дога кылачаклар һәм Коръән аятьләре укыячаклар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
"Без ихлас йөрәктән Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз!" - диде мөфти үзенең кайгынамәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot