news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде

Мәрхүмнең якыннарына кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде, диелә кайгынамәдә.

 (Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россиянең Төркиядәге илчесе үтерелү уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Рәсми кайгынамә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

"Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесе Андрей Карлов үтерелде. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм Андрей Карловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Мәрхүмнең якыннарына кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", - диелә кайгынамәдә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук: "Коръәндә әйтелгәнчә, "Иртәгә ни кылачагын һич кем белми. Кеше үзенең кайда үләчәген белми. Шик юктыр ки, Аллаһ бөтенесен белеп тора. Ул барысыннан да хәбардар (Локман сүрәсе, 34 нче аять)", - дигән сүзләр дә бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot