Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Россия Президенты кабул итү кичәсендә катнашты
Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы каул итү кичәсе булды.
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы каул итү кичәсе булды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин да булдылар. Шулай ук чарада Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков һәм КФУ Филология һәм мәдәниятләр арасында багланышлар институты директор Рәдиф Җамалетдинов та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Тантана барышында Владимир Путин кунакларны бәйрәм белән котлаган һәм Россия дәүләт милләтен берләштерүдә өлеш керткән өчен һәм халыклар арасында татулыкны үстерүдә казанышлар өчен дәүләт бүләкләре тапшырган.
Үз чыгышында ул болай дип белдергән: “Һәр халык дөньяга нинди дә булса сабак бирә, үзенең казанышлары белән уртаклаша. Россиянең шундый бәһасез мирасы булып төрле милләт вәкилләренең күп гасырлар дәвамында татулыкта яшәү тәҗрибәсе тора. Безнеке шикелле зур, күпьяклы һәм күпйөзле илләр бүтән юк. Һәм Россия халыкларының күптөрлелеген, аларның милли, мәдәни үзенчәлекләрен саклау безнең өчен зур әһәмияткә ия. Болар рәтендә шулай ук үзара ышаныч, килешү һәм туганлык традицияләре дә тора. Шушы нигезләр Россия миләтенең бердәмлеген аерым эчке бер көч белән туплый”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз