Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан Минтимер Шәймиевны котлады
Әлеге мактаулы дәрәҗәне алу Республика һәм Россиянең иминлеге хакына куйган тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе ул, диелгән котлауда.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Россия Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан күпләп котлау телеграммалары юллана. Шундый котлауларның берсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан килеп ирешкән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әлеге мактаулы дәрәҗәне алу Республика һәм Россиянең иминлеге хакына куйган тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе ул. Ватаныбыз Татарстан һәм туган илебезгә чиксез мәхәббәт, халкыбызга карата тугрылык, зирәклек, тоемлау сәләте –- бу бары тик олы сәясәтчегә генә хас булган сыйфатлар һәм Сез аларга ия. Диннәр һәм милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклаучы, Татарстаннның тынычлыгы сагында торучы, аның рухи мирасын торгызучысы – Сезнең республика өчен кылган хезмәтләрегезне бәяләп бетереп булмый.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Мин Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә башлап җибәрелгән барлык эшләрегезгә уңышлар насыйп итсен, изге ниятләрегездә ярдәм итеп торсын!” - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграммасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз