news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие РФ Президенты вәкиле Григорий Рапота белән очраша

Очрашу Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә узачак

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Идел буе федераль округына кергән диния нәзарәтләре рәисләре белән очраша. ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның катнашуы да көтелә.

Очрашу Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә узачак. Көн тәртибенә “Илнең рухи-дини традицияләрен саклауда мөселман оешмалары һәм дәүләт органнары хезмәттәшлеге, чит илләрдәге радикаль-экстремистик хәрәкәтләрнең начар йогынтысына каршы торуның бурычлары турында” мәсьәләсе чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot