Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие РФ мөселманнары мәнфәгатьләрен яклавы өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте
«Без шаһит булдык: Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен зур ихласлык, сәяси осталык белән яклаган идегез ул чакта. Дөрес һәм үткен сүзләр табып, согудләрне үз ягыгызга күндерә алдыгыз», — дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен яклаган өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Ул Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында, үткән елда ноябрьдә Җиддәдә «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында катнашырга насыйп булганын әйтте.
«Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге белән сөйләшүе безнең күз алдында иде. Без шаһит булдык: Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен зур ихласлык, сәяси осталык белән яклаган идегез ул чакта. Дөрес һәм үткен сүзләр табып, согудләрне үз ягыгызга күндерә алдыгыз. Барлык мөселманнар исеменнән зур рәхмәт сезгә», — дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Ул Татарстан өчен Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүне билгеләп үтү күркәм гадәткә әйләнгәнен искәртте. «2010 елдан бирле 21 нче май көне республикада закон нигезендә истәлекле һәм бәйрәм көннәре исемлегенә кертелде. Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы рәвештә үткәрүгә әзерлек берничә ел элек башланып киткән иде», — диде.
Мөфти 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында шушы вакыйганы телгә алганын искәртте. «Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында бик зур роль уйнады», — дип билгеләп үтте.
Камил хәзрәт Рөстәм Миңнехановка республика оештыру комитетын үз җитәкчелегенә алганы өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук, Россия мөселманнарына Хаҗ кылу мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз