news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады

Бүген кояш бату белән Мәүлид кичәсе башлана.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген кояш бату белән Мәүлид кичәсе башлана. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады.

“Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!

Аллаһы Тәгалә Кәлам шәрифтә болай дип әйткән: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс” сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт: "Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтелә. Шулай ук Мәүлид ән-Нәби – татар халкының иң борынгы һәм тирән хөрмәткә ия бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне безнең бабаларыбыз бергә җыелганнар, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә түбәндәгеләр әйтелә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер”.

Мәүланә Җәләлетдин әр-Руми әлеге фикерне үзенең шигъри юллары аша болай җиткерә: “Ий җаным, кил миңа! Хакыйкый бәйрәм – Мөхәммәд белән очрашу ул! Бар җиһан аның гүзәллегенең шәрәфле нуры белән нурланган бит”.

Бәхәссез ки, мөселман кешесе Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә үзенең мәхәббәтен белдереп, калебен һәм җанын үзенең нәфес теләкләреннән пакьлый һәм аңа охшарга тырышып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөекле, ихлас юлына баса.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең миһербан-шәфкате белән зиннәтләсә иде һәм сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөбарәк сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп вә мияссәр әйләсә иде! Әмин!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100