news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады

"Динебездәге әдәп-әхлакның бер билгесе - үзеңне һәм малыңны корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга игелек кылу", - ди Татарстан мөфтие.

Татарстан мөфтие республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 август, "Татар-информ").  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.

"Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим! Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
 
Сезне якынлашып килүче бөек бәйрәм – Гыйд әл-әдха – Корбан гаете белән ихластан тәбриклим!
 
Корбан гаете – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган олы мөселман бәйрәме. Ул – Раббыбызның сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирүче безгә насыйп ителгән зур гыйбадәт.
 
Газиз дин кардәшләрем! Динебездәге әдәп-әхлакның бер билгесе - үзеңне һәм малыңны корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен башкаларга игелек кылу. Фани дөньяда шушы хакыйкатькә ирешә алганнар гына ахирəттə бəхетле була. Раббыбызның безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез. Без дә Аңа ихластан табынып, Аның әмерләренә буйсынып, иманнарыбызны һәрдаим ныгытып, Аның ризалыгы өчен үзебезне фида кылып яшик.

Аллаһы Тәгалә барлык игелекләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде! Нəфесебезне җиңеп, Бөек Зат риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребез турында дога кылам. Корбан гаете мөбарәк булсын!", - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100