news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” Telеgram каналын булдырган

Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие “Һәрбер кеше хафиз була ала” телеграм каналы булдырган. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Telеgram челтәрендә “Һәрбер кеше хафиз була ала” каналына @hafizlar адресы буенча язылырга мөмкин.

Бер ай элек Татарстаныбызга танылган Коръән хафиз Исхак Даныш килеп киткән иде. Бездә булган чакта ул бик кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Алтмыш яшьлек бер имам узган елны Коръәнне тулысынча ятлап чыккан. Бер кеше Коръәнне хәтта алты ай эчендә ятлаган, - ди мөфти.

“Һәрбер кеше Коръән ятлый ала. Һәрбер кеше хафиз була ала. Ләкин аның шартлары, тәртибе бар. Telеgram челтәрендәге әлеге программада көн саен бер дәрес, шул исәптән тәфсирләр дә җибәрелеп торачак. Көненә бер бит ятланса, бер ярым, ике елда хафиз булырга мөмкин”, – ди Татарстан мөфтие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100