news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай. Бу айда Аллаһы Тәгалә соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне булып григориан ел исәбе буенча 571 елның Рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төн санала.

Аллаһы Кәлам шәрифтә болай дип әйтә: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс”сүрәсе, 58 нче аять). Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Яралтучыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларында билгеләп үтелә. Шулай ук Мәүлид ән-Нәби – татар халкының иң борынгы һәм тирән хөрмәткә ия бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне безнең бабаларыбыз бергә җыелганнар, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Моннан тыш, алар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне искә төшергәннәр, аның образын, тормыш юлын һәм мирасын хәтердә яңартканнар.

Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм җәмгыятькә татулык, тынычлык һәм рәхәтлек (гармония) алып килүче кеше була. Хәзерге дөньяда нәкъ менә шушы сыйфатлар җитеп бетми һәм моны торгызу өчен бердәнбер юл булып замандашларыбызны аның рухи мирасы белән таныштыру, аларга хакыйкый Пәйгамбәрлекнең нурын җиткерү тора.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөбарәк Сөннәтенә ияреп яшәүләребезне насыйп итсә иде!" - ди мөфти үзенең мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100