Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Иртәгә, кояш баю белән, мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте
«Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Иртәгә, кояш баю белән, барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә. Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе — Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе ﷺ үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: «Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар».
Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез. Пәнҗешәмбе көнендә исә ураза тоту саваплы булыр.
Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам», диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз