Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Президент хәләл продукция җитештерүгә игътибар кирәклеген әйтте
Камил хәзрәт Сәмигуллин юлламада Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәге турында әйтелгәнен дә искәртте.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген республика Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка юлламасыннан эмоцияләре позитив булуын әйтте. «Президентыбыз хәләл продукция җитештерүгә игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясады», — диде.
«Президент киләсе елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Бөтен Россия өчен бу зур дата. 922 елда Исламны кабул иттек, күршеләребез руслар 988 елда гына христанлыкны кабул иткән. Димәк, Россиядә беренче дин — ул Ислам дине. Җәмигъ мәчете киләсе елда төзелә башлаячак. Президентыбыз шулай дип әйтте», — диде мөфти.
Камил хәзрәт, шулай ук, юлламада мәгариф, гаилә кыйммәтләренә күп урын бирелгәнен дә әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз