news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Пакистанда самолетның автоһәлакәткә юлыгуы сәбәпле кайгы уртаклаша

Һәлак булганнарның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык һәм көч бирсен, - ди мөфти.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Пакистанда самолетның автоһәлакәткә юлыгуы сәбәпле үлгән пассаржирларның якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Пакистанда зур фаҗига — пассажирлар белән тулы самолет һәлакәткә юлыга. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән бу фаҗигадә якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Россия һәм Татарстан мөселманнары бу югалту ачысын уртаклаша, дин кардәшләргә кыюлык һәм ныклык тели», — ди Татарстан мөселманнары башлыгы.

«Аллаһы Тәгалә һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык һәм көч бирсен», — дип җиткерә матбугат хезмәте мөфти сүзләрен.

news_right_1
news_right_2
news_bot