news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие никах һәм талак турындагы кагыйдәләрне яңарту кирәклеген әйтте

Голамәләр шурасы Дини йолалар турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертәчәк.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Кичә Казанда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Голамәләр шурасының чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендәге төп сорау булып “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарту турында иде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ нәзарәтнең Голамәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде һәм Татарстанның барлык имамнарына куллану өчен җибәрелгән иде. Брошюрада мөселман гореф-гадәтләре турындагы иң актуаль сорауларга җаваплар китерелгән, шунлыктан ул Татарстандагы барлык имамнар өчен дә өстәл китабына әйләнгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән әлеге басманы бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып яңарту турында карар кылынды. Мисал өчен, Нигезләмәдә никах һәм талак турындагы бүлекләргә төгәллекләр кертеләчәк.

Голәмәләр шурасының кичәге утырышында әлеге хезмәтне башкару өчен төркемнәр булдырылды. Аларның эшенә казыйлар, галимнәр, Шаригать өлкәсе белгечләре җәлеп ителде. Яңартылган документны агымдагы елның сентябрендә эшләп бетерү планлаштырыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot