news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Мисырдагы терактта һәлак булганнарның якыннарына кайгы уртаклашу белдерде

Камил Сәмигуллин Мисырда җомга намазы вактындагы теракт турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иткән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мисырдагы терактта һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерде.

Террористлар эль-Ариш шәһәренең көнбатышында эр-Роуд тирәсендәге мәчеткә җомга намазы вактында һөҗүм иткән. Теракт аркасында 235 кеше үлгән, 130 кеше җәрәхәтләнгән. Мисырда өч көнлек матәм көне игълан ителгән.

Камил Сәмигуллин Мисырда җомга намазы вактындагы күпсанлы корбаннар булган теракт турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иткән.

“Террорчылык гамәлләрен бернәрсә дә аклый алмый. Теләсә нинди илне һәм теләсә кайсы милләтне мондый фаҗигале вакыйгалардан саклавын сорап Аллаһка ялварам.”, - дип язган республика мөфтие Instagram битендә.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән ул һәлак булганнарның якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуын, фаҗига корбаннары гаиләләренә сабырлык теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100