news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие: Милли дини мәктәпне татар телен өйрәнүдән башка торгызу авыр

Үзебезнең дини мәктәпне торгызу кирәк, дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Милли дини мәктәпне татар телен өйрәнүдән башка торгызу авыр
Михаил Захаров

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милли дини мәктәпне татар телен өйрәнүдән башка торгызу авыр булачак, дип санавын җиткерә. Бу хакта ТАСС яза.

“Без Мөселманнарның диния нәзарәте идарәсе буларак татар телендә сөйләшүебезне дәвам итәчәкбез. Чөнки без шуннан башка үзебезнең дини мирасыбызны өйрәнә алмыйбыз. Үзебезнең дини мәктәпне торгызу кирәк, әмма татар телен белми торып, аны торгызу авыр булачак”, - дип билгеләп үткән дин әһеле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot