news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Мөселманнар Мигъраҗ кичәсен каршылый, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең могҗизалы рәвештә күккә ашу вакыйгаларын искә ала.

Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Бүген кояш баю белән бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршылый һәм Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең могҗизалы рәвештә күккә ашу вакыйгаларын искә ала.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатен чыгарды:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бөек Китабыбыз Коръән-Кәримдә әйтелгән: “Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрәмнән Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мөхәммәд галәйһиссәламне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһы һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер” (“Әл-Исра” сүрәсе, 1 нче аять). Шушы аятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Коддустагы Әл-Әкъса мәчетенә, ә аннан Аллаһы Тәгаләгә изге сәфәр кыла. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм күкнең җиденче катына – “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр күтәрелгәч, Аллаһы Тәгалә белән аралашкан һәм Аның Мәңгелек Тавышын ишеткән. Исра вәл-Мигъраҗ гаҗәеп могҗизаларның берсе булып тора һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бөек пәйгамбәр икәнлеген раслый.

Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында Мигъраҗ вакытында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч әйбер бүләк ителү – биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте һәм ширек, ягъни Аллаһыга тиңдәш кылудан сакланып калган адәмнәрнең зур гөнаһлары гафу ителәчәге турында хәбәр бирелә.

Кайбер ислам галимнәре белдергәнчә, Аллаһының барлык әмерләре җирдә урнаштырылган, ә бары биш вакыт намаз укуның мәҗбүри булуы кешеләргә күктә, ягъни Мигъраҗ вакытында әмер ителгән, бу исә үз чиратында әлеге төр гыйбадәтнең никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтеп тора.

Мөхтәрәм Пәйгамбәребезнең күккә ашуы, Мигъраҗ киче белән рухланып, без рухи яктан күтәрелү турында уйланырга тиешбез, төрле хата-кимчелекләрне, кешелеккә хас гөнаһларны артта калдырырга тиешбез. Моның өчен без дөнья ләззәтләре артыннан кууны туктатырга, Аллаһы ризалыгына ирешерлек итеп яшәргә һәм кешеләргә файда китерерлек изге эшләр эшләргә тиешбез.

Барыгызны да әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәм! Аллаһыдан әлеге төндә кылынган барлык гыйбадәтләр ислам дөньясының бердәмлеген ныгытсаң, кешеләрне туры юлга бастырсаң иде дип дога кылам. Раббыбыз әлеге төнне изге уй-ниятләр, күркәм эш-гамәлләр белән үткәрү мөмкинлеге белән бүләкләсә иде! Әмин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100