news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие: Җәмигъ мәчетенә нигез ташы киләсе елда салыначак

Мәчет төзү урыны итеп әлегә өч урын карала.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, Җәмигъ мәчетенә нигез ташы киләсе елда салыначак.

«Быел нигез ташы салсак, барыбер төзеп бетерә алмыйбыз. Киләсе елда нигез ташы салынса, Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына төзеләчәк», — диде мөфти журналистларга Диния нәзарәте корылтаеннан соң матбугат конференциясендә.

Ул Җәмигъ мәчете урыны буенча берничә вариант булганын әйтте. «Әлегә сөйләшүләр бара.„Казан“ гаилә үзәгеннән ерак түгел, Ривьера янында, Петрушкин двор янында, Кырлай паркы янында», — дип, Камил хәзрәт өч урынны атады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot